Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе – татар теленнән диктант уза. Акциягә Башкарма комитет хезмәткәрләре дә кушылды. Акциядә барлыгы 100гә якын кеше катнашты. Алар арасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, идарә башлыклары Рөстәм Хуҗин, Гүзәл Гыйләҗева, Ленар Гыйззәтуллин, Айзат Мәхмүтов һәм башкалар, шулай ук бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре.

Акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзек буенча диктант яздылар. Текстны 2 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Энҗе Нурисламова укыды.

«Татарча диктант» белем бирү акциясе бүген 77 мәктәптә, 128 балалар бакчасында, ике югары уку йортында – КФУның Яр Чаллы институтында һәм педагогика көллиятендә, шулай ук "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә, "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында, "Энергетик" мәдәният сараенда, "КАМАЗ" мәдәният сараенда, "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында һәм шәһәрнең дүрт яшьләр үзәгендә уза.

Җомга, 10 сентябрь 2021, 14:35