Яр Чаллыда төзүчеләр Шамил Усманов урамы буенча Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр ремонт эшләрен төгәлләделәр. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылды. Эшләрнең сыйфатын бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде. Ачылу тантанасында Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
Ремонт эшләрен МУП «ПАД» хезмәткәрләре башкарды. Автомобиль полотносын ремонтлау билгеләнгән вакыттан бер айга иртәрәк, сыйфатка зыян салмыйча, тәмамланды.
«Без сезнең белән бергә куелган бурычны вакытыннан алда үти алдык, чаллылылар өчен кирәкле һәм иң күп йөкләнешле урамнарның берсен тәртипкә китерә алдык. Ярты миллионлы шәһәр исеменнән сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сез эшли беләсез!», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр хакиме юлчыларга.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, соңгы җиде елда Чаллыда 100 км юл ремонтланган: «Юллар федераль үзәк ярдәме белән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән идеаль хәлгә китерелә. Җиде ел эчендә юлларны ремонтлауга 12 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу үзенчәлекле рекорд. Мондый сумманы Чаллы КАМАЗ төзелешеннән бирле алмаган. Шәһәрдә юллар яхшырды! Һичшиксез, без ил һәм республика җитәкчелегенең, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның алга таба да ярдәменә өметләнәбез. Аның тырышлыгы белән шул исәптән әлеге проект гамәлгә ашырылды», - дип өстәде ул.
Әлфия Когогина, үз чиратында, башкарылган эшнең зур команданың тырышлыгы нәтиҗәсе икәнлеген билгеләп үтте: «Быел Татарстан Республикасында юллар төзелешенә 12 млрд сум юнәлдерелде, шуның 9 млрд сумы - федераль бюджеттан. Бу зур уңыш һәм лидерыбыз - Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә команданың көндәлек эше нәтиҗәсе. Һәркем бу эшкә көн саен үз өлешен кертә. Сез, хөрмәтле төзүчеләр, шулай ук зур эш башкарасыз. Көн саен сез шәһәрлеләрнең тормышы яхшырак һәм сыйфатлырак булсын өчен көч түгәсез», - диде ул.
Билгеләп үтик, капиталь ремонт кысаларында 1,5 км автомобиль юлы ремонтланган. Өстәмә рәвештә 350 парковка урыны төзекләндерелде, 205 яңа юл билгесе, 10 ясалма юл тигезсезлеге һәм 45 тышкы яктырту баганалары урнаштырылды. Якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды.
МУП «ПАД»ның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булды. Шәһәр мэрының рәхмәт хаты белән асфальт-бетон ясаучылар Игорь Анискин, Камил Шәйхетдинов, бетончылар Игорь Киляев, Марат Юсупов, эшләр җитештерүче Җәмил Исмәгыйлев бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 сентябрь 2021, 13:26