Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Антонович Бурков 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Галина Мамонтова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Александр Антонович Киров өлкәсенең Бурковы авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген авылда башлый, төрле эшләрдә хезмәт куя. 1943 елның октябрендә армиягә алына, Приморье краенда хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша. Хәрби хезмәтне 1950 елның мартында тәмамлый. 1961 елда юбиляр читтән торып Мәскәү энергетика институтын тәмамлый һәм бөтен хезмәт эшчәнлеген җылылык энергетикасына багышлый. 1972 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Александр Антонович «Камэнергострой» предприятиесендә пар көчләре хуҗалыгы башлыгы вазыйфасында эшләгән.

Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары, дүрт оныкчыклары бар.

Александр Антонович «II дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Хөрмәт Билгесе» ордены, «ГОЭЛРОга 60 ел» медале, «СССРның мактаулы энергетигы» билгесе, «Россиянең мактаулы энергетигы» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 6 сентябрь 2021, 13:38