Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 420 граждан теркәлгән. Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 8 953 кеше мөрәҗәгать итте.
Ел башыннан 7 042 кеше эшкә урнаштырылган.
«Эшсезлек буенча пособиегә 117 млн 503 мең сум акча тотылган. 1 июльдән халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Мәшгульлек үзәге тарафыннан укытуга җибәрелгән гражданнар эшсезлек буенча пособие алуны дәвам итә. Хәзер 209 кеше белем ала һәм исәптә тора», - дип сөйләде "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова.
Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 8 990 вакансия бар. Шәһәрнең 1 147 предприятиесе «Рәсәй эше» порталында теркәлгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 сентябрь 2021, 09:49