Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама ГЭСы күперен ремонтлау буенча оператив киңәшмә үткәрде. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, подрядчы оешма директоры Артем Капустин, «Мостехшов» деформацион җөйләр заводының төзелеш идарәсе җитәкчесе Дамир Исмәгыйлев һәм башкалар катнашты.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, автомобильчеләр ягыннан шелтәләр гадел, чөнки аларга бөкеләрдә торырга туры килә. Ул үзе дә анда 30 минут торган. Күпер буенча хәрәкәт интенсивлыгы зур – тәүлегенә 20дән 40 меңгә кадәр машина.
«Без бүген киләсе җөйләр яки мондый ремонт эшләрен әзерлек эшләре стадиясендә, пик сәгатьләрендә хәрәкәтне ачу белән уздырачакбыз дип килештек. Бу иртән ике-өч сәгатькә һәм кичен ике-өч сәгатькә. Бездә эш тәүлек әйләнәсе оештырылган. Шуңа күрә эштә зур югалтуны сизмибез. Пик сәгатьләрендә әзерлек эшләре вакытында без эшне туктатачакбыз һәм юлны ачачакбыз. Без моның өчен махсус технология эшләячәкбез», - диде министр. Өстәвенә, ул шимбә, 4 сентябрьдә, иртәнге җидедә күпер буенча хәрәкәт яңартылачагын хәбәр итте.
Дамир Исмәгыйлев әлеге модульле деформацион җөйнең начар хәлдә булуын һәм аны алга таба эксплуатацияләү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын ассызыклады. «Мондый стандарт режимда ремонт эшләре - тәүлек буе эшли торганда түгел - өч атна дәвамында башкарыла», - дип аңлатты ул.
Шулай ук ремонт барышында «Нижнекамскнефтехим» компаниясе белән хезмәттәшлектә Sika Швецария концерны составы кулланылганын билгеләп үтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 2 сентябрь 2021, 12:01