Наил Мәһдиев ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевка төзелә торган Җәмигъ мәчетен күрсәтте. Очрашуда шулай ук объектны төзүдә ярдәм итүче меценатлар да катнашты.
Минтимер Шәймиев мәчетнең уңайлы урында урнашуын бәяләде һәм манараларга гөмбәзләр урнаштыру буенча берничә киңәш бирде, шулай ук дини бинаны торгызуга өлеш керткән барлык иганәчеләрнең исемнәре язылган китап чыгарырга тәкъдим итте.

Проект буенча объект дүрт манара һәм биш гөмбәзле бинадан гыйбарәт. Мәчет бер үк вакытта 3 200 кешене сыйдыра ала. Моннан тыш, мәчет каршындагы мәйданда дини бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә якын дин тотучыны сыйдыру мөмкин булачак.
Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме фонды директоры Уел Галимов хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре бара, бүген беренче чиратта – түбә ясау, гөмбәзләргә заказ бирү.
«Мондый дини дуслык безнең Татарстанда гына : христиан Алексей Горшков мөселманнар өчен мәчет төзүне җитәкли. Эшмәкәр һәм аның командасы әлеге объект иң мөһим нәрсәләр белән тәэмин ителсен өчен барысын да эшли», – дип билгеләде мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 сентябрь 2021, 18:10