Мы в социальных сетях

Очрашу мэр инициативасы белән уку елы алдыннан гимназиянең актлар залында узды. Модератор булып «Адымнар-Чаллы» гимназиясе директоры Азат Галиев чыгыш ясады.

Гимназия директоры педагогик коллектив белән таныштырды, уку процессын оештыру турында сөйләде. Шулай итеп, укыту өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Аңлашыла ки, «Рус теле» һәм «Рус әдәбияте» фәннәре рус телендә укыталачак, ә, мисал өчен, «Россия тарихы» – татар телендә. 6 нчы сыйныфка кадәр математика рус телендә, ә инде киләсе сыйныфтан инглиз телендә аңлатылачак. 5 нче сыйныфтан соң укытучылар «Биология» һәм «География» фәннәреннән инглиз телендә укытачаклар.

«Адымнар-Чаллы» гимназиясендә балалар кичкә кадәр булыр дип көтелә. Шуңа күрә педагогик коллектив тарафыннан түгәрәкләр эшенә басым ясалды. Мәсәлән, рәсем сәнгате, театр студиясе, теле-радио тапшырулар студиясе, черлидинг, курчак театры, спорт секцияләре, су астында йөзү, программалаштыру, рок мәктәбе, олимпиадаларга әзерлек үзәге һәм башкалар.

«Беренче сентябрьдән балалар гына түгел, сез дә укый башлыйсыз, – дип елмаеп билгеләп үтте мэр, ата-аналар алдында чыгыш ясаганда. – Авыр, әмма кызыклы тормыш башлана. Балаларыбызның перспективасы яхшы, без балачакта бу хакта хыялланмадык та. "Адымнар-Чаллы" гимназиясе - ул төш һәм әкият түгел. Бу - безнең сезнең белән чын киләчәк».

Исегезгә төшерәбез, соңгы алты елда Яр Чаллыда алты мәктәп төзелде. Алар барысы да федераль һәм республика хакимияте ярдәме белән төзелгән. Полилингваль гимназияләр төзү инициаторы - Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Шулай ук, аңлы балалар тәрбияләү турында лекция белән мэрның мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина чыгыш ясады. Ата-аналар аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар.

Шулай ук ата-аналар өчен бина буйлап экскурсия үткәрелде. 59 нчы гимназияне ачу иртәгә, 1 нче сентябрьгә планлаштырылган.

Сишәмбе, 31 август 2021, 17:48