Яр Чаллыда республика программасы кысаларында мәктәп территорияләрендә спорт мәйданчыклары төзү дәвам итә. Быел ике мәйданчык файдалануга тапшырылды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатлары Әбделхак Батюшов һәм Әхәт Галәүтдинов белән бергә бүген шуларның берсендә, «Пушкин исемендәге 78 нче пролицей» территориясендә булды.
«Быел без ике өр-яңа мәктәп төзи алдык, бассейннар, мәйданчыклар белән, өч балалар бакчасы төзедек, һәм бүген спортчылар өчен мөһим объект ачабыз, - диде шәһәр мэры. - Тормыш үзгәрә, һәм без спорт белән шөгыльләнү өчен матур, заманча кырлар булдырабыз. Бәлки, сез профессиональ спортчылар булмассыздыр, әмма спортка, җиңүгә омтылуга мәңгегә өйрәнерсез. Бу инде Үзәк районда 14 нче мәйданчык. Сез мәйданчыкны тәртиптә тотарсыз дип өметләнәм».
Шәһәр мэры яңа футбол кырын күргәч, үзенең мәктәп елларын искә төшерде һәм үзенең дә футбол уйныйсы килүен белдерде.
Әйтергә кирәк, икенче футбол мәйданчыгы 43 нче урта мәктәп территориясендә урнашкан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 август 2021, 15:40