Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган күп санлы чаралар узды.
Кичә шәһәрдәшләрнең көтеп алган «Акварель-2021» чәчәкләр бәйрәме старт алды, анда яраткан әкият геройлары белән фотога төшәргә генә түгел, ә үз-үзеңне бакчачы ролендә сынап карау өчен үсентеләр дә сатып алырга мөмкин иде. Шул ук көнне "Наиком - арена" спортның техник төрләре стадионында Мэр Кубогына мотоузышларда җиңүчеләрне билгеләделәр.
Бүген шәһәребездә Республика көне уңаеннан бик күп кызыклы чаралар Сидоровка паркында башланды.
Ипподромда ат спорты ярышлары һәм милли көрәш узды, анда иң яхшы җайдаклар һәм абсолют батыр билгеләнде.
Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Җиңү паркында «Чәчәк ат, туган Татарстаным» дигән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрнең 400 кешесе өчен «Шатлык» һәм «Нур» яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган төп бәйрәм Яр буе паркы мәйданында узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын сәхнәдән котлады. «Бүген безнең Татарстан - Россия Федерациясенең алдынгы регионнарының берсе, ул илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә нефть, газ, химия, суднолар төзелеше, вертолетлар җитештерү һәм дөньякүләм танылган КАМАЗлар үзәге буларак танылган. Республиканың икътисадый потенциалын ныгытуга Чаллы халкы да лаеклы өлеш кертә. Без мөһим социаль-икътисади проектларны тормышка ашыруда актив катнашабыз, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, театрлар һәм хастаханәләр төзибез, юллар ремонтлыйбыз. Чаллы иминлеге - барлык шәһәрдәшләрнең уртак хезмәте, шулай ук безгә ил һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте күрсәтә торган ярдәм нәтиҗәсе. Без Татарстан белән горурланабыз!» - диде ул.
Шәһәр хакиме шәһәрнең социаль-икътисади уңышларына өлеш керткән чаллылыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Агапов Виталий Васильевич «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Биш бала анасы Чермакова Татьяна Марс кызы «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә Медко Светлана Владимировна, Вәлиуллин Рәдиф Зиннәтулла улы лаек булды.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Ганбаров Адил Азим-Оглыга «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем Чураева Людмила Геннадьевнага бирелде.
Абдуллин Рөстәм Равил улы «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» исеменә лаек дип табылды.
Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Безыменная Людмила Анатольевна Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мингалимов Марсель Җәвид улы, Корбанов Мәлис Нияз улы «Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнделәр.
Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен популяр башкаручылар чыгыш ясады. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Россия эстрадасы йолдызы Jony иң популяр җырларын башкардылар. Чаллы тамашачысы артистларны җылы кабул итте, башкаручыларны алкышларга күмде. Концерттан соң «Авторадио»дан дискотека оештырылды. Яр Чаллыда Республика көне бәйрәм салюты белән тәмамланды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 август 2021, 22:49