Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Балалар сәнгать мәктәбенең аерым статусы: актуаль мәсьәләләр, тәҗрибә, инновацияләр һәм хәзерге заман мәгарифенең перспективалары» дигән ачык республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция эшендә Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы сәнгать уку йортлары вәкилләре: белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары, яшь белгечләр, мәдәният өлкәсе идарәсе органнары һәм методик хезмәтләр вәкилләре – барлыгы 300 дән артык кеше катнашты.

Конференция кысаларында А. Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында хәзерге шартларда балалар сәнгать мәктәпләре үсеше проблемаларына һәм перспективаларына багышланган пленар утырыш үткәрде. Утырышның модераторлары һәм спикерлары - шәһәр Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев; Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Татьяна Иванова; Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова;  С. Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе методисты Татьяна Фомина; 5 нче музыка мәктәбе укытучысы Наталья Волкова.

Утырышта катнашучылар конференция темасының актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр, ә укытучыларның һөнәри-педагогик эшчәнлегендәге тәҗрибәсе кыйммәтле һәм заманча дип танылды.

Конференциянең гамәли өлеше 26 августта 13 юнәлеш буенча узачак.

Чәршәмбе, 25 август 2021, 15:48