Автозавод районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе тәмамланды.
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән мәктәп яшендәге балалар, шулай ук инвалид ата-аналар белән яшәүче балалар һәм инвалид балалар Шәһәр Советы депутатлары Вадим Матюшин, Сергей Снарский, Виктор Поляков, Жанна Хәлиуллина һәм Айрат Нәбиевтан ярдәм алдылар.
Акциядә «Строй-Сервис НЧ», «МосВА-К», «Аргамак» СҮ («Карандашлар» бүлеге), «Октябрьское» СҮ, «Лакомка» пекарнясы, «Альфа» компанияләр төркеме, шулай ук Эшче яшьләр советы: «Челны-Бройлер», Пенсия фонды, ТЭЦ, «Ремдизель», «Домкор», «Литейный завод», җылылык челтәрләре предприятиесе һәм Автозавод районының территориаль үзидарәләре актив катнашты. Бу чара ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерә торган күркәм традициягә әверелде.
Быел акция кысаларында Автозавод районы буенча 326 укучыга ярдәм күрсәтелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 август 2021, 13:54