Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республика фестиваленең төп вакыйгалары бүген 13:00 сәгатьтә Азатлык мәйданында башланачак. Тантаналы ачылышта Татарстанның һәм Россия регионнарының фин-угыр халыкларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук этно-фьюжн яшьләр коллективлары катнашачак. Фестиваль шәһәрдә инде җиденче ел рәттән үткәрелә, әмма мондый масштабта беренче тапкыр.

Концерт программасыннан тыш, бәйрәм мәйданчыгында балалар өчен мастер-класслы уен зонасы, декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе дә оештырылачак. Бу елның үченчәлеге - гастрофестиваль үткәрү. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Монда Яр Чаллыда яшәүче төрле халыкларның милли ризыклары тәкъдим ителәчәк

Тарихи-туган якны өйрәнү музее мәйданчыгында «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә бишенче ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Шулай ук фестиваль кысаларында «Татарстан Республикасында фин – угыр халыкларының этномәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру» темасына Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре этнокультура һәм фәнни берләшмәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл (офлайн һәм Вконтакте социаль челтәрендә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты төркемендә онлайн, турыдан-туры трансляция, форматларда) узачак.

Шимбә, 21 август 2021, 09:34