Яңалыклар чыгарылышында хәзерге вакытта коронавирус инфекциясеннән сабыйларның да җәфа чигүе турында сөйләнелә, кызганычка каршы, яңа туган балалар реанимация бүлегенә эләгәләр, чөнки аналары вакытында COVIDтан прививка ясатмаган.
Онколог-маммолог, гинеколог, Онкоүзәкнең Яр Чаллы филиалы табибы Айгөл Хаҗиева күкрәк сөтен имезү чорында COVID-19дан прививка ясатты.
Элегрәк ул күкрәк сөте белән инфекцияне тапшыру мөмкинлеге юк дип аңлаткан иде, чөнки Россиядә кулланыла торган бер генә вакцинада да тере вирус юк: «Күкрәк сөтен имезүче әниләргә прививка ясатырга була, өстәвенә, мондый мөмкинлек булганда. Моннан тыш, әни кешедә булган антитәнчекләр күкрәк сөте аша балага эләгә һәм хәтта күпмедер дәрәҗәдә аны саклый», - дип ачыклык кертте.
Яңалыклар чыгарылышында ул бала табудан бер ел вакыт узганнан соң прививка ясатканын билгеләп үтте: «Күкрәк сөте белән инфекцияне тапшыру куркынычы юк, хәтта ВОЗ, 19 июльдән башлап, вакцинациядән соң баланы күкрәктән аерырга кирәкмәгәнлеген аңлатучы яңа киңәшләр чыгарды», - дип шәрехләде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 август 2021, 17:44