Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 яртыеллыгында шәһәр бюджетының керемнәре 6 млрд 604 млн сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чорына карата үсеш темпы яртыеллык нәтиҗәләре буенча 129% дәрәҗәсендә.
Салым керемнәре үсешенең төп сәбәбе - шәһәр бюджетына физик затлар керемнәренә салым түләүләр (339 млн сумга) артуы. Салым буенча керем 1 млрд 405 млн сум тәшкил иткән.
Физик затлар кеременә салым буенча үсеш темпы, нигездә, хезмәт хакын арттыру, шулай ук премиаль түләүләр һәм дивидендлар түләү хисабына ирешеләчәк. Шулай ук алгарышлы социаль-икътисади үсеше территориясе резидентларыннан физик затлар керемнәренә салымның консолидацияләнгән бюджетына керемнәр 27 млн сумга арткан. Агымдагы елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 190 млн сум, шәһәр бюджетына 52 млн сум кергән.
«Без хезмәт хакы күләмнәре һәм эш урыннары санын артуны күзәтәбез, - дип ачыклык кертте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Шуңа бәйле рәвештә, узган ел белән чагыштырганда, шәһәр бюджетына өстәмә рәвештә 800 млн сум акча җәлеп ителде, төп чыганактан бюджетка керемнәр 19%ка артты. Бу саннарга эре салым түләүчеләрнең, шулай ук ТОСЭР резидентлары эше нәтиҗәсендә ирешелде. ТОСЭР – ул яңа мөмкинлекләр, яңа эш урыннары».
Бюджетның үз керемнәрендә салым булмаган керемнәр өлеше 21% тәшкил иткән. Бюджетка 569 млн сум акча кергән, еллык план 59%ка үтәлгән.
Шул ук вакытта Светлана Мулюкова Яр Чаллы шәһәре бюджетының социаль юнәлешен саклап калуын билгеләп үтте - 2021 елның I яртыеллыгында социаль сәясәткә 333 млн сум бүлеп бирелгән (моңа балаларның җәйге ялын оештыру да, табиб-интерннарга грантлар бирү дә, эш оештыру да, территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү һәм башкалар да керә).
2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча бюджеттан тыш эшчәнлектән 334,6 млн сум керем алынган. Бу акчалар хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрүгә һәм шәһәр муниципаль учреждениеләрен карап тотуга юнәлдерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 август 2021, 09:56