Шәһәр Башкарма комитеты ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып бара.
Бүгенге көндә 34 төрдәге муниципаль хезмәтне шәһәр халкы электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин.
Алар арасында - объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү; адреслар бирү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару, җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) бирү, җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү һ.б. хезмәтләр.
Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән порталда танышырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 август 2021, 15:48