Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар нигезендә социаль түләүләр башкара, аларга, аерым алганда, айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), ай саен өстәмә матди тәэмин ителеш (ДЕМО), өстәмә матди тәэмин ителеш (ДМО) керә.

Айлык акчалата түләү - ПФР территориаль органнары тарафыннан гражданнарның аерым категорияләренә билгеләнә торган социаль түләү. Алар арасында: Бөек Ватан сугышы, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һ. б.; инвалидлар, инвалид-балалар; фашизмның балигъ булмаган тоткыннары; радиация йогынтысына дучар ителгән затлар.

Айлык акчалата түләү алу хокукына ия гражданнарның тулы исемлеге белән ПФР сайтының «Социаль түләүләр» бүлегендә танышырга мөмкин. Акчаны билгеләү өчен гариза бирү таләп ителә. Гаризаны ПФР сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук ПФРның теләсә кайсы территориаль органында яки КФҮ аша бирергә мөмкин.

2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.

Гражданин бер законда каралган берничә төр белән айлык акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләүнең отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә .

Яр Чаллыда 37 500дән артык кеше айлык акчалата түләү ала.

Федераль законнар нигезендә ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына хокуклы һәм аның акчалата эквивалентын ала торган гражданнар 1 октябрьгә кадәр КФҮ, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки ПФР сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. 

Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә: рецептлар буенча дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары; төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануга путевкалар; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү.

Ай саен өстәмә матди тәэмин ителеш (ДЕМО) – гражданнарның аерым категорияләренә айлык түләү. Матди тәэминатка бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына хокуклы. Түләү күләме, льготалы категориягә карап, 500 яки 1 000 сум тәшкил итә.

1 000 сум күләмендә ДЕМО инвалидларга һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга сугыш  барышында инвалид калганнарга; концлагерьларның, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына билгеләнә.

1 000 сум күләмендә ДЕМО алучылар саны Татарстан Республикасы буенча 1 661 кеше тәшкил итә.

500 сум күләмендә ДЕМО гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында, 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 айдан да ким хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләргә, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә, сугыш елларында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең толларына, Бөек Ватан сугышы инвалидларының толларына; «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга; нацист концлагерьларының, төрмә һәм гетто балигъ тоткыннарына.

500 сум күләмендә ДЕМО алучылар саны Татарстан Республикасы буенча 1 710 кеше тәшкил итә.

ДЕМО Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан пенсия белән бер үк вакытта түләнә. ДЕМОга хокукы булган, әмма аны вакытында тормышка ашырмаган гражданнарга бу түләүне билгеләү турында яшәү урыны буенча ПФРның территориаль органына гариза бирергә кирәк. Әгәр гражданин ДЕМОга хокуклы булса да, ул пенсионер булып тормый икән, бу түләү шулай ук яшәү урыны буенча ПФРның территориаль органнары тарафыннан билгеләнә һәм түләнә, ә Россиядән читтә даими яшәү очрагында – Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан. РФ территориясеннән читтә даими яшәүче РФ гражданнары мөрәҗәгать итү датасына ДЕМО билгеләү өчен гражданлыкларын дәлиллиләр.

Әгәр гражданин бер үк вакытта берничә нигез буенча ДЕМО алу хокукына ия булса, ул бер нигез буенча билгеләнә, ул күбрәк түләү күләмен күздә тота.

Өстәмә матди тәэмин ителеш (ДМО) – РФ законнары нигезендә билгеләнгән пенсияләргә билгеләнә торган түләү. ДМО иң югары түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, өч дәрәҗәдә Дан ордены ия булганнарга, шулай ук РФ Герое, Изге апостол Андрей Первозванный ордены яки I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә. ДМО күләме социаль пенсия күләменә бәйле һәм, димәк, әлеге өстәмә түләүләрне алучылар категорияләре өчен аерыла. Түләү тиешле пенсия түләү белән бер үк вакытта башкарыла.

Татарстан Республикасында ДМО алучыларның күрсәтелгән категориясеннән 13 Социалистик Хезмәт Герое бар.

ДМО хезмәт хакы түләнелә торган чорда билгеләнми.

Җомга, 13 август 2021, 10:54