Яр Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре уза. 27 комплекста узган бәйрәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Башта ул ишегаллары территориясен карап чыкты һәм халык белән аралашты. Әйтергә кирәк, әлеге комплекста узган ел «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башкарылган, нәтиҗәдә 100 машина урынына парковка ясалган.
"Надежда 27" ТИҮ рәисе Венера Наумкина мэрга "башта-хәзер" форматында фотографияләр күрсәтте. Биредә үзгәрешләрдән – сыйфатлы юллар, балалар мәйданчыклары барлыкка килде. ТИҮ рәисенең "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә 27/14 йорты янында спорт мәйданчыгы барлыкка килде.
Парковка барлык кагыйдәләр буенча төзелгән. Хәзер халыкның машина кую урынына бәйле проблемалары юк.
Бәйрәм мәйданчыгында балалар ярышлары, мастер-класслар, шулай ук чаллылылар үстергән җиләк-җимеш продукциясе ярминкәсе оештырылды.
“Әлеге комплекска җитди ресурслар кертелә,ишегалларны капиталь ремонтлау буенча гына да сумма 40 млн сумга якын. Вәгъдә иткәнчә, парковка ясадылар. Минем республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә, аның инициативасы белән 2020 елда эшләр башланды һәм республика акчасына ишегалларны тәртипкә китерәләр. Узган ел без 131 ишегалды ремонтладык, быел – 88.
Яшь Ленинчылар бульвары сентябрь башына әзер булачак , ул 150 млн сумга төшәчәк. Бу без шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнәбезме дигән сорауга җавап. Әйе, берьюлы күп нәрсә эшләргә теләк бар. Сез барыгыз да шәһәрдә нинди үзгәрешләр барганын күрәсез: юллар, спорт объектлары, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеше. Яңа уку елына без берьюлы ике мәктәп тапшырабыз. Аларның берсе – 1,4 млрд сумга, икенчесе 1,6 млрд сумга төшәчәк. Өч яңа балалар бакчасы тапшырылачак. Боларның барысы да кешеләргә хезмәт итәргә тиеш", - диде мэр.
Наил Мәһдиев халык белән актив аралашты, чаллылылар белән фотога төште.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 август 2021, 11:47