Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Яр Чаллының 23 гаиләсе сертификатка ия булды.

Чараның хөрмәтле кунаклары - Бурятия Республикасы буенча РФ Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Климентий Шомоев җитәкчелегендәге делегация.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, “ЗАГС идарәсе” муниципаль казна учреждениесе башлыгы Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов Чаллы гаиләләрен котладылар.

Чакырылган кунаклар шәһәрдәшләрне балалар туу белән котладылар һәм аларга сертификатлар тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 51 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.

Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләү, әнинең булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балаларга җәмгыятькә социаль адаптация һәм интеграция өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) мохтаҗ булган гаиләләргә ай саен түләү.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Чәршәмбе, 11 август 2021, 13:50