Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Васильевна Петрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Чистай районының Чуваш Ялтаны авылында, күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда беренче сыйныфка укырга керә, җиде сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли.

1949 елда Евдокия Васильевна техникумны тәмамлый һәм колхозда агроном булып эшли башлый. 1954 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә ике ул тәрбияләп үстерәләр. 1994 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Өч оныгы, алты оныкчыгы бар. «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районы хакимияте юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе һәм Автозавод районының Ветераннар советы да кушылды.

Чәршәмбе, 11 август 2021, 12:23