Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте эше белән танышты.
«Яр Чаллы шәһәренең һәм бөтен Татарстанның үсеше, яңа микрорайоннар, күп фатирлы йортлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, хастаханәләр һәм ФАПлар, мәдәният йортлары һәм спорт комплексларының тиешле төзелеш темпларын саклап калу квалификацияле кадрлардан, профессиональ яшьләрне әзерләүдән башка мөмкин түгел. Мондый белем бирү эшчәнлеген Чаллыда Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте алып бара», – дип билгеләде Когогина.
Көллияттә квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү буенча 16 программа гамәлгә ашырыла (столяр-плитка, паркет һәм пыяла эшләре осталары, электромонтер, эретеп ябыштыручы, штукатур һ.б.), шулай ук урта звено белгечләрен әзерлиләр (биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, идарә итү, гамәли информатика һ.б.). Моннан тыш, эшчеләр һәм белгечләр өчен һөнәри әзерләү, яңадан әзерләү, квалификацияне күтәрү курслары да алып барыла.
Көллият «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Мәгариф» милли проекты кысаларында үткәрелә торган «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 2020 елда федераль бюджеттан 36,8 млн сумлык грантка ия булды, шуларның 28,9 млн сумы – федераль бюджеттан. Бу акчага биш остаханә (Геодезия, Күп фатирлы йортны эксплуатацияләү һәм әлеге йортка хезмәт күрсәтү, Маляр һәм декоратив эшләр, Столяр эше, Балта эше) булдырылды, матди-техник база яңартылды, укыту-лаборатор, укыту-җитештерү җиһазлары, программа-методик тәэмин ителеш сатып алынды.
«Ворлдскиллс һәм Абилимпикс чемпионатларында, төзелеш тармагы предприятиеләре тарафыннан югары ихтыяҗга ия булган, уку йортын уңышлы тәмамлаучыларның башкарылган эш нәтиҗәләрен күрү бик куанычлы. Бюджет акчалары минем округның мәгариф өлкәсен үстерүдә нәтиҗәле эшли», - дип шәрехләде депутат.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 август 2021, 10:51