Комсомол районында Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары ике мәйданчыкта узды: Тукай исемендәге яр буенда һәм "Энергетик" мәдәният йорты янындагы мәйданда.
"Энергетик" мәдәният сарае мәйданында "Без хыялдагы шәһәрне һәм КамАЗны төзедек" дип исемләнгән бәйрәм концерт программасы башланды. Чараны Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул шәһәрнең тарихи сәхифәләре һәм Яр Чаллы шәһәренә нигез салучылар турында сөйләде. Бәйрәмне "Энергетик" мәдәният сарае һәм шәһәрнең артистлары, иҗат коллективлары үз чыгышлары белән бизәделәр.
Сәламләү сүзе белән шәһәрдәшләргә Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева мөрәҗәгать итте: "Яр Чаллы — яшь шәһәр, әмма аның да үз гореф-гадәтләре, казанышлары һәм киләчәккә планнары бар. Без шәһәребезне һәм КАМАЗ автогигантын төзегән өлкән буыннан үрнәк алырга тырышабыз. Безнең алда җитди бурычлар тора. Шәһәребездә яшәү унайлы һәм тыныч булуына без бары тик уртак көч белән генә ирешә алабыз", — дип билгеләп үтте ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 август 2021, 09:28