Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр көне уңаеннан Автозавод районында чаллылылар өчен мәдәни-күңел ачу программалары оештырылды.

Боровецкий бульварында «Орион» яшьләр үзәге тарафыннан «Кама буендагы шәһәр» дигән күңел ачу программасы оештырылды. Балалар һәм зурлар өчен викториналар, конкурслар һәм уеннар үткәрелде.

Кереселидзе бульварында «КАМАЗ» мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары, 6 нчы балалар музыка мәктәбенең Dixi-Ben ансамбле катнашында «Кама буенда вальс» концерт программасы узды.

Шәһәр көне белән чаллыларны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Чәршәмбе, 11 август 2021, 09:36