Россия Федерациясе Кораллы Көчләре запасында торучы гражданнар резервта булу турында контракт төзү юлы белән мобилизация резервларына туплана алалар. Резервта торучы гражданнар резервчылар булып торалар һәм Федераль закон, башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары белән билгеләнгән хокукларга һәм бурычларга ия.
«БАРС-2021» проекты хәрби исәптә торучы, сәламәтлеге буенча үз амбицияләрен тормышка ашырырга, иҗтимагый танылуга ирешергә һәм Ватанга файда китерергә сәләтле республика гражданнарына уникаль мөмкинлек бирә. Моннан тыш, егетләр өстәмә белем, финанс стимуллаштыру һәм квалификацияле медицина хезмәте күрсәтүен алу хокукларына ия. Сайлап алу узганнан соң, теләге булган гражданнар даими эш урынын һәм хезмәт хакын саклап калып, мобилизация резервына кертеләчәк.
Резервта торучы офицерлар һәм солдатлар ай саен махсус дәресләргә йөриячәк һәм ел саен хәрби җыеннарда, зур масштаблы маневрларда, өйрәнүләрдә һәм армия уеннарында катнашырга тиеш булачак.
Тренировка дәресләрендә өч тәүлек эчендә резервта торган өчен түләүләр: солдатларның һәм сержантларның - 5 мең сумга кадәр, офицерларның - 10 мең сумга кадәр. Хәрби җыеннарда катнашкан өчен суммалар сизелерлек арта. Бер ай эчендә солдатларның һәм сержантларның - 25 мең, офицерларның - 75 мең сумга кадәр.
Җыеннарда катнашу кешенең төп эш урынында тискәре чагылыш тапмаячак - предприятиегә резервта булганнар өчен уртача хезмәт хакын түләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү каралган.
Шулай ук Барс проектында катнашучылар уникаль корал төрләре белән эш итергә өйрәнәчәкләр, төрле техника белән идарә итү күнекмәләренә, яхшы физик формага ия булачаклар. Аларга киләчәктә контракт буенча хәрби хезмәткә, шул исәптән офицерлар составына җиңелләштерелгән керү, 159 граждан белгечлеге һәм һөнәре буенча Россия Оборона министрлыгының 35 югары уку йортында уку, яңа һөнәргә уку яки квалификация күтәрү мөмкинлеге гарантияләнә.
Кандидатларны сайлау хәрби комиссариатлар һәм хәрби частьлар тарафыннан хәрби хезмәт узган, шулай ук кирәкле хәрби-учет белгечлеген алган гражданнар арасыннан гамәлгә ашырыла.
Кандидатларга куела торган төп таләпләр:
- 18-57 яшь;
- хезмәт үтүгә сәламәтлек ягыннан чикләүләр булмау;
- Россия Федерациясе гражданлыгы.
Резервта тору турында контракт элек хәрби хезмәт үткән һәм хәрби исеме булган Россия Федерациясе гражданы белән төзелергә мөмкин:
- солдат, сержант, прапорщик - 40 яшькә кадәр;
- кече лейтенант, лейтенант, өлкән лейтенант, капитан, капитан-лейтенант - 47 яшькә кадәр;
- майордан подполковникка кадәр - 52 яшь;
- полковник (1 ранг капитаны) – 57 яшькә кадәр.
Резервчы булу өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә һәм мобилизация резервына туплану буенча контракт төзү турында гариза бирергә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
1. 9х12 см зурлыгындагы анфас фотография
2. Автобиография ике нөсхәдә
3. Анкета
4. Белем турында документлар күчермәләре
5. Хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (булган очракта)
6. Соңгы эш урыннан характеристика (уку, хезмәт урыннарыннан)
7. Йорт кенәгәсеннән өземтә (булган очракта)
8. Туу турында таныклык күчермәсе
9. Хәрби билет күчермәсе
10. Паспорт күчермәсе
11. Никах һәм бала туу турында таныклык күчермәләре (булган очракта)
Контракт төзү буенча барлык сораулар буенча яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 август 2021, 15:46