Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Халидә Габдулла кызы Галимова, Валентина Васильевна Михайлова котлаулар кабул итеп алдылар. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, "Электротехников" идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Вячеслав Карпов, шулай ук ТИҮ рәисе Рауза Хәйретдинова да кушылды.

Нурлат районының Күлбай Мораса авылында туган Халидә Габдулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1957 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы вулканизатор һәм 3 нче шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Халидә Габдулла кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пермь краеның Залоткын авылында туган Валентина Васильевна Михайловага 90 яшь тулды. Юбиляр Бөек Ватан сугышы елларында Пермь краенда артельдә эшли. Сугыштан соң Пермь краеның Лысьва шәһәренә күчеп китә, анда тәэмин итү бүлегендә экспедитор, турбодвигательләр заводында ОТК контролеры булып эшли. 1957 елда гаиләсе белән Чаллыга күченә, анда пенсиягә чыкканчы "Союзпечати"да эшли.

Валентина Васильевна кыз бала тәрбияләп үстергән, оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Семенович Зиновьев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлаулар һәм бүләкләр Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Михаил Семенович ТАССРның Тукай районы Орловка авылында туа. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Михаил Семенович сугыш елларында колхозда эшли. 1953 елда авиация училищесын тәмамлый. 1956 елда Козлова Раиса Яковлевнага өйләнә. 1977 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Михаил Семенович «Бегишево» аэропортында эшли. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм өч оныкчыклары бар.

Михаил Семенович «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 9 август 2021, 15:25