Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быелгы конкурс программасына кыска метражлы тугыз фильм керде. Алар барысы да 7 августта Азатлык мәйданындагы амфитеатрда ачык һавада күрсәтеләчәк.

Урам киносы фестивале Мәскәүдә башланды һәм сентябрь азагына кадәр Россиянең 1000нән артык шәһәре һәм торак пунктларында узачак. Бу елның конкурс программасында Чулпан Хаматова, Владимир Вдовиченков, Игорь Верник һәм Варвара Шмыкова төшкәннәр. Программада җиңүчене тамашачылар үзләре сайлаячак. Гадәттәгечә, конкурс программасында җиңүчене тамашачылар сайлый: фонарьлар ярдәмендә алар иң яхшы фильм өчен тавыш бирә, ә махсус җайланма — люксометр — яктылык дәрәҗәсен үлчи. Сезон ахырында җиңүче игълан ителәчәк, ул төп бүләккә - 1 500 000 сумлык грантка ия булачак.

«Кыска метражлыфильмнар авторлары алдында катлаулы бурыч тора: берничә минут эчендә тамашачыны тәмамланган, якты хисләр уятучы һәм яңа уй-фикерләр белән рухландыручы күренеш аша уздыру. Ел саен без иң яхшы фильмнарны җыябыз һәм ил буенча сәяхәткә җибәрәбез. Һәр новелла артында индустриядә үз юлын башлап кына җибәрүче һәм чын-чынлап тамашачыны җәлеп итү белән кызыксынган яшь автор тора», — дип уртаклаша Фестивальнең генераль продюсеры һәм нигез салучысы Александр Щеряков.

Быел урам киносы фестивале KION онлайн-кинотеатрын тәкъдим итә, аның ярдәмендә сезонның иң яхшы тугыз кыска метражлы фильмнарыннан торгантөп кинопрограмма формалаштырылган. Конкурс тәмамланганнан соң Фестивальнең барлык фильмнарын KION онлайн-кинотеатрында карарга мөмкин булачак.

Фестивальгә бару өчен сайтта алдан теркәлү кирәк булачак

Чараның программасы:

18:00-18:30 «Underground» музыка мәктәбе укучыларының чыгышы

18:30-18:45 «Планета Фитнес» фитнес-клубының бию марафоны

18:45-19:00 «Grand glide» мәктәбеннән бию буенча мастер-класс

19:00-21:30 Фестивальнең конкурс программасын күрсәтү

Чарада катнашучылардан социаль дистанцияне һәм битлек кию режимын үтәүләре сорала.

Пәнҗешәмбе, 5 август 2021, 17:28