Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген аппарат киңәшмәсендә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев: "Безнең бурыч – моңа кадәр тәртип булмаган территорияләрне тәртипкә китерү. Мин «Безнең ишегалды» программасын күздә тотам. 2021 елгы программа тиешенчә эшләргә тиеш. Узган елда төзекләндерелгән ишегаллары тиешенчә сакланырга тиеш. Аңлашыла ки, барлык кешеләр дә матурлыкны сакларга онтылмый, моны җәмәгать киңлекләре, скверлар, парклар буенча да күрәбез. Төзүчеләр бара, алар артыннан вандаллар. Без һәм төзүчеләр тарафыннан башкарылган эшләрне бик начар халәткә китерәләр", - дип белдерде.

Мөрәҗәгатькә Автозавод районының ТИҮ ассоциациясендә җавап бирделәр инде. 28 комплекста «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тәмамланып килә. «Автозаводский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Люзия Мостафина халыкка якын-тирә территорияләрне төзекләндерү өчен өмәдә катнашырга тәкъдим итте. Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков ярдәме белән булачак газоннар һәм чәчәкләр өчен кара туфрак кайтарылган.

Бу шимбә өмәдә катнашырга теләүчеләрне 28/10 йорты янына 9:00 сәгатьтә һәм чәршәмбе, 3 август, 17:00 сәгатьтә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне тәмамлау өчен чакыралар. 

Дүшәмбе, 2 август 2021, 17:35