Яр Чаллы Бизнес-инкубаторы яңа резидентлар сайлауны анонслады: 21-22 августта стартапларны җәйге сайлап алу булачак. Катнашу өчен төрле юнәлешләрдәге мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар чакырыла.
Сайлап алу узган һәм бизнес-инкубатор белән килешү төзегән проектлар эксперт ярдәме, open space җиһазландырылган офиста урын, бухгалтерлык һәм юридик, PR-ярдәм һ.б. алачак. Шулай ук Кама аръягы it-компьюниты үзәгендә үз проектын үстерү хокукына ия булачак.
Сайлап алу тәртибе: беренче этап кысаларында сайтта гаризалар кабул ителә, аның нәтиҗәләре буенча шорт-лист формалаштырылачак. Икенче этап 21-22 августта узачак. Сайлап алу экспертлары ИТ-тармак, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук компанияләр җитәкчеләре булачак.
Сайлап алуда катнашу өчен гаризаны бизнес-инкубатор сайтында 15 августка кадәр бирергә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 31 июль 2021, 08:17