Бүген, 31 июльдә, «Камаз» стадионында «КАМАЗ» һәм «СКА-Хабаровск» командалары арасында уен узачак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.
Футбол милли лигасының дүртенче турын элеккегегә караганда күбрәк тамашачы күрә алачак. Коронавирус ситуациясе буенча республика оператив штабы «КАМАЗ» - «СКА-Хабаровск» матчына тамашачылар квотасын арттырды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, эпидситуация аркасында уенны крауга бары 500 кеше генә рөхсәт ителсә, хәзер 1920 тамашачы яраткан командалары өчен җаната алачак. Шул ук вакытта битлектә булу һәм социаль дистанцияне үтәү зарур.
Начар һава шартларында матчны теләсә кайсы Интернет челтәре булган ноктадан карарга мөмкин. Турыдан-туры трансляция монда барачак.
«КАМАЗ» - «СКА-Хабаровск» очрашуның баш арбитры итеп Белореченскидан рефери Юнус Кошко билгеләнде. Аның ярдәмчеләре - Андрей Образко (Ставрополь), Андрей Пелых (Санкт-Петербург); инспектор - Николай Объедков (Санкт-Петербург), делегат – Юрий Кузнецов (Мәскәү).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 31 июль 2021, 08:41