Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Павловна Кислякова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Анна Павловна ТАССРның Минзәлә районы Балтай авылында туа. Сугыш елларында туган җирендә колхозда эшли. 1945 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп китә, анда лаеклы ялга чыкканчы сәүдә челтәрендә баш хисапчы булып эшли. 1979 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Анна Павловна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы, алты оныкчыгы һәм хәтта оныгының да бер баласы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Автозавод
районы хакимияте юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил
Мәһдиев исеменнән котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе һәм Автозавод районының ветераннар
советы да кушылды.
Үзәк районда яшәүче Мария Никитовна Филиппова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мария Филипповна ТАССРның Зәй районы Кече Батрас авылында туа. Сугыш елларында туган авылында торф әзерләүдә эшли. Сугыштан соң Әлмәт шәһәренә күчеп китә, пенсиягә чыкканчы кунакханәдә эшли. Яр Чаллыга 2014 елда күченә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев һәм ТИҮ рәисе Евгения Трунцова да кушылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 30 июль 2021, 17:03