Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мөфтах Әнсәп улы Нуртдинов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исемнәреннән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.
Мөфтах Әнсәп улы Башкортстан Республикасының Шаран районы Зирекле авылында туган. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. 1943 елның ноябрендә фронтка алына. Башта аны уку полкына билгелиләр, анда солдатлардан пулеметчиклар әзерлиләр, ә 1944 елның апрелендә ул алдынгы полкка җибәрелә. Коры җир гаскәрләре составында сугыша. Румыния, Чехославакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнаша. «Батырлык өчен медале», «II дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Германияне азат иткән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен», «Будапештны азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Өлкән сержант хәрби исеме бар. Сугыштан соң өч ай Житомирда яши һәм укый, аннары Германиядә хезмәт итә. Туган якларына 1950 елның ноябрендә генә кайта.
1951 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Октябрьск шәһәренә күчеп килә. 20 елдан артык Мөфтах Әнсәп улы вахта автобусы йөртүче булып эшли, бораулаучыларны эшкә йөртә. 1973 елда чакыру буенча Яр Чаллыга Камаз төзелешенә килә. Биредә «Камгэсэнергострой»ның СУМ-1дә экскаваторчы булып эшләгән, булачак объектлар өчен котлованнар, шул исәптән КАМАЗ ТЭЦы өчен, шәһәребезнең торба үткәргечләре өчен траншеялар казыган. 1978 елда Мөфтах Әнсәп улы пассажир предприятиесенә эшкә күчә, анда 10 елдан артык машина йөртүче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыкканнан соң Мөфтах Әнсәп улы башта авария хезмәтендә, аннары шәһәр училищеларының берсендә балта остасы булып эшләвен дәвам итә.
Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм ике оныкчыклары бар.
Бүген Мөфтах Әнсәп улы яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә актив эш алып бара.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 23 июль 2021, 17:05