24 июльдә Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннарында шосседа ир-атлар төркеме арасында ярышлар узачак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 5:00 сәгатьтә Мусасиномори (Musashinonomori) милли паркында узачак.
Олимпия медальләре өчен Россия Олимпия комитеты спортчылары командасы составында Чаллы спортчысы, «Яр Чаллы» Олимпия резервы спорт мәктәбе шәкерте Илнур Зәкәрин көрәшәчәк.
Дистанциянең озынлыгы – 234 км. Финиш Фудзи Спидвей автотрассасында уйнатылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 23 июль 2021, 09:59