Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәренең дүрт мәктәбендә урта гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасы буенча капиталь ремонт дәвам итә. Болар-68 һәм 46 нчы мәктәпләр, 89 нчы башлангыч мәктәп–балалар бакчасы, 86 нчы «Өмет» мәктәп-интернаты.  

86 нчы мәктәптә хәзерге вакытта бизәкләү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, санузелларны ремонтлау, фасад һәм түбә ябу эшләре бара. Объектта «Спецпокрытие» оешмасының 28 хезмәткәре эшли. Гомуми үтәлеш 75% тәшкил итә.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 89 нчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы 74%ка әзер. Биредә шулай ук бизәкләү эшләре, санитар һәм эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау бара.

46 нчы мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау дәвам итә, түшәм урнаштыру, инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, спорт залы буяу эшләренә әзерләнә. Бу эшләрне «Медик» компаниясенең 12 эшчесе башкара. Объектның гомуми әзерлеге - 72%.

86 нчы «Өмет» мәктәп-интернатында эшләр 71%ка башкарылган. Мәгариф учреждениесендә «Пирамида» төзелеш оешмасы тарафыннан фасад эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәкләү эшләре бара.

Моннан тыш, яңа уку елына азык-төлек блокларын ремонтлаячаклар, ашханәләрдә җиһазлар яңартылачак: №20, 43, 46, 49, 50, 51, 52, 55, 21, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат. Чыгымнар суммасы 117 396, 23 мең сум тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 22 июль 2021, 13:52