Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хезмәткәрләре алдагы көнне катлаулы, ике көн дәвам иткән операция үткәрделәр. Пациентның аорталь клапанның стенозы ачыкланган. Клапан аша кан бик акрын аккан, шунлыктан тын кысылуы барлыкка килгән һәм пульс минутына 35 тапкыр гына типкән.
Моннан тыш, ир-атта анемия (тукымаларны һәм органнарны кислород белән тәэмин итү кимүе) күзәтелгән. Үпкәләре, бавыр, эчәклек һәм пациентның баш мие тиешле күләмдә кан алмаган. Мондый авыру йөрәкнең тумыштан килгән җитешсезлеге белән бәйле. Авыру симптомнары барлыкка килү белән, куркыныч нәтиҗәләр яки үлем ихтималы сизелерлек арта.
Күптән түгел кичерелгән туберкулез һәм үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруынисәпкә алып, ачык йөрәктә операция үткәрү тыелды дип билгеләп үтә АМЯХнең матбугат хезмәте.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүхастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары бригадасы пациентны бот артериясенә катетер кертү аша операция ясау турында карар кабул итте. Аннан соң катетер ярдәме белән аорталь клапанны имплантацияләү үткәрелде. Кыенлык тумыйча калмый, әмма табиблар әлеге катлаулы һәм зур эшне уңышлы башкарып чыкты.
Әлеге катлаулы операцияне баш хирург һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов җитәкчелегендәге бригада үткәрде. Аңа диагностиканың һәм дәвалауның рентгенэндохирургия алымнары бүлеге мөдире Булат Заһидуллин, операция ясаучы табиб-кардиолог Умид Әхмәдов һәм кардиореанимация бүлеге мөдире Евгений Думаньян операция үткәрергә ярдәм итәләр. Икенче көнне, пульс түбән булу сәбәпле, ир-атка электрокардиостимулятор урнаштыру буенча тагын бер операция кирәк була. Ансы да искиткеч уза.
Операциядән соң нибары бер атна узгач, пациентның йөрәгенең кыскару сәләте арткан, тын кысылуы беткән, пульсе нормальләшкән һәм ул хастаханәдән чыгарылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 22 июль 2021, 10:26