Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Макаровна Софина 95 яшьлек юбилее белән котлаулар алды. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов, «Электротехников» идарә компаниясе вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисе Наталья Гордиенко да кушылды.

Татьяна Макаровна Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында туа. Сугыш елларында ул туган колхозында эшли. 1948 елда кияүгә чыга, кызлары туа һәм гаиләсе белән Минзәләгә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы дәүләт иминиятендә эшли.

Юбиляр «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

#увойнынеженскоелицо

Дүшәмбе, 19 июль 2021, 13:26