Бүген Картиналар галереясенең кече залында Дербент дәүләт тарих-архитектура һәм археология музей-тыюлыгының «Живописный Дербент» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Дагестан Социалистик Автономияле Республикасы төзелүенең 100 еллыгына багышланган.
Рәссамнарының картиналары шәһәрлеләрнең тормышын һәм көнкүрешен, шәһәр һәм аның урамнарының архитектура һәйкәлләрен чагылдыра. Күргәзмәдә танылган рәссамнарның да, яшь осталарның да эшләре тәкъдим ителә: 60тан артык рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре.
Күргәзмә
ачылышында сәламләү сүзе белән Дербент музей-тыюлыгының экспозиция-күргәзмә
бүлеге мөдире Ренат Сәлимов һәм
рәссам Мелик Агалабаев чыгыш ясады.
Дени Абрамашвили һәм Кристина Черкесованың «Парная лезгинка», «Танец с кинжалами» чыгышлары һәм Кавказ көйләренең ритмнары кунаклар өчен аеруча зур бүләк булды.
Чара
ахырында Яр Чаллы картиналар галереясы фондларына М.Агабалаевның "Дербент
урамында"дигән картинасы тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 17 июль 2021, 20:30