Яр Чаллының җиде укытучысы Казанда узган тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә педагогик кадрларның һөнәри осталыгы конкурсларында көч сынашты. Катлаулы республика сайлап алу этапларын уңышлы үтеп, алар үз осталыкларын республика дәрәҗәсендә исбатладылар.
«Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» конкурсында «Өстәмә белем бирүдә остазлык» номинациясендә «Кванториум» балалар технопаркының фәнни-техник эшчәнлеге буенча әйдәп баручы белгеч Игорь Фукин җиңүче дип табылды.
Көндезге этапның финал көрәшендә өстәмә белем бирү буенча 27 педагог арасында 14 нче балалар - яшүсмерләр үзәге педагогы Руслан Герасимов Конкурс лауреаты исеменә лаек булды. Ул сәнгать юнәлешендә чыгыш ясаган.
Конкурс лауреаты Ольга Бычкова (15 нче балалар иҗат йорты) туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендә җиңүче булды. Лауреат Венера Зарипова (1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае) табигать фәннәре буенча беренчелекне яулады.
«Кеше тәрбияләү» һөнәри осталык конкурсында «Балалар иҗтимагый оешмаларының тәрбия траекторияләре» номинациясендә 2 урынны Гөлнара Әхмәтова (2 нче гимназия) яулады.
«Сыйныф коллективын тәрбияләү» номинациясендә 30 нчы мәктәп укытучысы Алия Муллахмәтова 3 нче урын өчен диплом белән бүләкләнде. «Педагог-психолог – 2021» һөнәри осталык конкурсында Светлана Кузнецова (25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) 3 нче урынга лаек дип танылды.
«Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында республиканың 130дан артык педагогы катнашты.
Чаллының иң яхшы педагоглары тиздән үз номинацияләрендә көрәшне федераль дәрәҗәдә дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 июль 2021, 17:00