2021 елның 17 июленнән 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә (16 июльнең 23:00 сәгатенә кадәр) урыны белән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, аерым районнарда яшен, боз явуы ихтимал, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 м/с, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитә. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+17˚. Көндез максималь температура +26..+30˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 июль 2021, 15:18