Газ өчен счетчик күрсәткечләрен телеграмда @liliya16bot ярдәмендә тапшырырга мөмкин. Чаллы шәһәрендә 190 меңнән артык абонентка газ белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Газпром» ААҖ бүлендек җәмгыяте газ исәпләү приборы күрсәткечләрен тапшыруның соңгы көне – һәр айның 25 числосы дип искәртә. Күрсәткечләрне телеграммнан тыш тагын берничә ысул белән тапшырып була:
- дәүләт хезмәтләре порталында uslugi.tatarstan.ru;
- тавыш ярдәмчесе Лилия аша (843) 207-01-03 телефоны буенча;
- квитанцияләр түләгәндә банкларның интернет-сервислары аша;
- абонент пунктларында, почта бүлекчәләрендә, банк офисларында.
Компаниянең хезмәтләре 2 һәм аннан да күбрәк ай дәвамында түләнмәгән очракта, абонентка газны өзү, ә аннан соң - суд аша бурыч түләттерү, милекне кулга алу, квартплатадан бурычны тотып калу, Россиядән читкә чыгуны тыю яный.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ шулай ук көнкүрештә газ куллануның гади кагыйдәләре турында искә төшерә. Газ приборлары конструкциясенә мөстәкыйль үзгәрешләр кертмәскә, вентиляция булмаганда газ приборларын кулланмаска, йортны үз белдеге белән газлаштырмаска һәм вентиляция каналларын ябыштырмаска киңәш ителә.
Газ исе чыкакан очракта, авария газ һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарына (04, 104, 112) шалтыратырга кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 июль 2021, 11:04