Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Рауза Хәбибулла кызы Гобәйдуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Рауза Хәбибулла кызы Әлки районы Алпар авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый, мәктәпне тәмамлаганнан соң Әлки колхозында эшли. Сугыш елларында басуда, фермада эшли. Сугыштан соң 1947 елда кияүгә чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе туган авылында яшәгән, 1985 елда пенсиягә чыккач, Яр Чаллыга күчеп килгән. Хәзер ветеранның сигез оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медалье, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Халидә Жандарова котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе Любовь Паньшина да кушылды.

Дүшәмбе, 12 июль 2021, 15:43