Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Баһаветдинова Әнисә Галиулла кызы юбилее белән котлауларны кабул итеп алды. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Дуррия Ризатдинова да кушылды.

Сарман районы Димитрлау авылында туган Баһаветдинова Әнисә Галиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли.

1949 елда гаиләсе белән Владимир өлкәсенең Вязники шәһәренә күчеп китә.

1951 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә, монда пенсиягә чыкканчы мебель фабрикасында эшли.

Әнисә Галиулла кызы 4 бала тәрбияләп үстергән, 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Якшәмбе, 11 июль 2021, 09:38