Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев үз эченә «Солнечный», «Крылатый», «Звездный»балалар лагерьларын алган «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белән бергә ул комплекс территориясендә җәйге ялны оештыру белән танышты.

Бер сменада барышында әлеге комплекс 2000гә якын кешене кабул итә ала. Җәйге чорда биредә барлыгы 7 000 тирәсе бала ял итә. Билгеләп үтик, бу Идел буе федераль округында бер вакытта шуның кадәр күп баланы кабул итә ала торган бердәнбер комплекс.

Төп лагерьлардан тыш, биредә профильле лагерьлар урнашкан. Шуларның берсе беренче тапкыр үткәрелә - бу «Роза ветров» палаткалы лагере. Ял итүчеләрнең күбесе - Яр Чаллы балалары, шулай ук Казаннан да бар. Бүген лагерьнең беренче көне булды, ял итүчеләр бер-берсе белән таныштылар. Кунаклар музыкаль конкурска эләктеләр һәм гитарага кушылып җырладылар.  

Кунакларга балалар һәм вожатыйлар яши торган палаткаларны күрсәттеләр. Аларда аерым йокы урыннары һәм шәхси әйберләр өчен комод та бар.

Шулай ук Наил Мәһдиев һәм Илдар Шамилов спорт һәм уен мәйданчыкларын, бау шәһәрчеген карадылар.

Лагерьда катнашучылар төрле сынаулар үтеп, турполоста шөгыльләнәләр.

Шулай ук Наил Мәһдиев һәм Илдар Шамилов "Крылатый" лагеренда булдылар. Биредә алар вожатыйлар, балалар белән аралаштылар һәм ашамлыкларның сыйфатын тикшерү өчен ашханәгә керделәр.

«Сезне ничек ашаталар, сезгә ошыймы?"- дип кызыксынды Наил Мәһдиев яшь чаллылылардан. Балалар канәгатьләнү сүзләре белән җавап кайтардылар. 

"Балаларны кабул итүне оештырудан башлап, иң уңай тәэсирләр калды. 16 отрядның да ялы бик яхшы оештырылган. Бер сәгать эчендә Илдар Әсхәт улы белән күпчелек объектларны карарга өлгердек һәм  яхшы тәэсирдә калдык. «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелегенә, Сергей Когогинга һәм аның командасына КАМАЗның киләчәген кулдан ычкындырмаулары өчен рәхмәт, чөнки киләчәк – роботлар, кабиналар каркаслары заводы, К5 автомобиле генә түгел. Бу әле иртәгә югары технологияле производствога эшкә килүче һәм К6, К12, К20 буын машиналарын чыгарачак балалар да. Җитәкчелек бу хакта лагерьга да, санаторийга да ярдәм итү өчен җитди финанс ресурслары сарыф ителә дип уйлый. Бу барлык шәһәр предприятиеләре өчен дә яхшы үрнәк, сүздә генә түгел, ә эштә дә социаль юнәлешле булу», – дип ассызыклады мэр. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов шулай ук ялның оештырылуын югары бәяләде: "Хис-кичерешләр искиткеч. Әлеге шатлыклы балалар йөзләрен күрергә кирәк! Төшке аш - могҗиза! Балалар үзләре ашларын рекламаладылар. Биредә 1 сентябрьгә балалар сәламәт һәм шат булсын өчен барысын да эшлиләр".

Җомга, 9 июль 2021, 17:49