Төбәк атнасы барышында Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Минзәлә районының Кадрәк авылында күчмә медицина комплексы эше белән танышты.
"Кешеләр сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән «Мобиль поликлиникалар» бик яхшы проект безнең республикада тормышка ашырыла. Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсеннән тәҗрибәле табиблар Татарстанның дүрт мобиль комплексының берсенең составында минем округ районнарында авыл халкына медицина тикшерүләре үткәрәләр", - дип хәбәр итте депутат.
Авыл халкын
тикшерү өчен «Мобиль поликлиникалар» проекты Татарстанда 2019 елдан бирле
тормышка ашырыла. «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын
гамәлгә ашыру кысаларында күчмә медицина комплексларында ТР сәламәтлек саклау
министрлыгы тарафыннан расланган график буенча медицина тикшерүләре үткәрелә.
"Минзәлә районының Кадрәк авылына, проектның ничек тормышка ашуын күрү һәм минзәләлеләр белән аның эше турында сөйләшү өчен килдем. Халык канәгать һәм медицина хезмәткәрләре адресына иң җылы сүзләр әйтәләр - бу иң мөһиме. Осталыклары, һөнәргә тугры булулары һәм олы йөрәкләре өчен барлык табибларга баш иябез һәм рәхмәтлебез!"–диде Когогина.
Ел башыннан бирле Яр Чаллының 5 нче Шәһәр хастаханәсе табиблары Менделеевск, Әгерҗе һәм Минзәлә районнары авылларын йөреп чыктылар, киләсе ярты елда республиканың Актаныш, Түбән Кама, Тукай районнарында эшне дәвам итәчәкләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 июль 2021, 16:03