Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары үзгәрде, яңалары барлыкка килде",-дип хәбәр итте бүген матбугат конференциясендә ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды директоры урынбасары Линара Борһанова. Беренче чиратта үзмәшгульлек буенча эш структурасы үзгәрде.

Хәзер «Минем бизнес» үзәге хезмәтләре үзмәшгульләр өчен бик киң: беренче чиратта, бу - Россия Федерациясенең күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыру да, электрон сәүдә мәйданчыкларында урнашуга ярдәм итү дә.

Үзәк хезмәтләре үсә. Әйтик, «Перезагрузка» микрофинанс продуктында, 3 айдан 24 айга тикле еллык  5,5% белән 300 000 алып 5 000 000 сумга кадәр сумманы рәсмиләштерергә мөмкин.

«Социаль эшмәкәр» микрофинанс продукты гамәлдә, анда 3 айдан алып 24 айга кадәр 300 000 сумнан алып 5 000 сумга кадәр алырга мөмкин, процент ставкасы микрозайм килешүе төзү датасына билгеләнгән Россия Банкының төп ставкасының 1/2 өлешен тәшкил итә. «Экспортер» микрофинанс продукты 3 айдан 24 айга кадәр 300 000 сумнан 5 000 сумга кадәр акча алучылар өчен булдырылган.

Процент ставкасы төрле булырга мөмкин:

1) контрактлар суммасы буенча 1 000 000 АКШ долларыннан-0,1% еллык;

2) контрактлар суммасы 500 000 АКШ долларыннан алып 999 000 АКШ долларына кадәр - елына 1%;

3) контрактлар суммасы 100 000 АКШ долларыннан 499 000 АКШ доллары – кече һәм урта эшкуарлык субъекты белән микрозайм килешүе төзү датасына билгеләнгән Россия банкының төп ставкасының 1/2 өлешен тәшкил итә;

4) контрактлар суммасы 10 000 АКШ долларыннан 99 000 АКШ долларына кадәр булганда — кече һәм урта эшкуарлык субъекты белән микрозайм килешүе төзү датасына билгеләнгән Россия банкының төп ставкасы.

Ярдәм итү үзәге шулай ук эшмәкәрләргә комплекслы хезмәт күрсәтә. Монда продукцияне халыкара сертификацияләүгә чыгымнарның 80% ка кадәр компенсация; Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе программасы буенча тышкы икътисадый тематикага бушлай семинарлар үткәрү керә. 

Шулай ук Үзәк экспорт контракты проектын әзерләргә яки әзер контрактка хокукый экспертиза үткәрергә, экспорт скорингын узган предприятиеләргә чит ил контрагентын табарга, коммерцияле тәкъдим формалаштырырга ярдәм итә, шулай ук сөйләшүләр процессын озата бара. 

Үзәкнең актуаль тәкъдимнәреннән берсе - Халыкара электрон мәйданчыкларда урнаштыру һәм компанияләрнең Татарстан Республикасыннан бердәм коллектив стенд кысаларында халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыру .  Шул ук вакытта үзәк күргәзмә мәйданын арендалауга киткән чыгымнарны үз өстенә ала.

Пәнҗешәмбе, 8 июль 2021, 12:23