Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 40 нчы номерлы мәктәптә чыгарылыш кичәсендә булды. Тантаналы чара башланыр алдыннан мәктәп директоры Римма Фәсхетдинова Мэрны "Университет сыйныфы" белән таныштырды. Билгеләп үтик, узган елдан КФУның Чаллы филиалы һәм 40 нчы мәктәп арасында челтәрле багланышлар турында килешүгә кул куелды. Әлеге проектны үстерүдә Haier предприятиесе актив катнаша. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, мондый мәктәпләр белән  хезмәттәшлек үрнәге башка Чаллы предприятиеләрен дә үстерә ала. 

Сүз уңаенда, сыйныфта Чаллыда җыела торган суыткычларда кулланыла торган җиһазлар урнаштырылган.

Әйтергә кирәк, 2020/2021 ел нәтиҗәләре буенча әлеге мәктәп фән олимпиадаларын үткәрү нәтиҗәләре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште. Шулай ук шәһәрнең белем бирү оешмалары арасында Worldskills компетенцияләре конкурсында 3 нче урынны яулады. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре буенча укучылар математиканы – уртача 75, ә рус телен -  уртача 79 баллга тапшырдылар. Сыйныфта 90 һәм югарырак булган баллга ике фәннән берничә чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарын тапшырган.

«Без чыгарылыш сыйныф укучылары күрсәткән нәтиҗәләргә шатланабыз. Сезнең мәктәптә дә нәтиҗәләр лаеклы. Бу - укытучылар, балалар һәм ата-аналарның уртак хезмәте. Сез алган бу белемнәрнең барысы да сезгә эштә дә, көндәлек тормышта да кирәк булачак. Үз күңелләрен салган, үз йөрәкләрен биргән, бер-берегезне яратырга, хөрмәт итәргә, ярдәм итәргә өйрәткән Укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Мин сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, чиксез сабырлык телим. Югары максатлар куегыз, алга омтылыгыз!», – дип котлады мэр.

Аннары шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм мәктәп директоры Римма Фәсхетдинова аттестатлар тапшырдылар, укучыларның берсе мәктәпне “5”леләргә генә тәмамалап, медальгә лаек булды.

Мәктәп директоры Римма Фәсхетдинова да котлауларга кушылды: «Алда сезне Яңа юл көтә. Мин ышанам, сезнең һәркайсыгыз уңышка ирешәчәк. Укытучыларны онытмагыз, үз-үзегезгә ышаныгыз һәм беркайчан да бирешмәгез, бары алга гына барыгыз! Хәерле юл сезгә!».

Әйтергә кирәк, 2020/2021 ел нәтиҗәләре буенча мәктәп фән олимпиадаларын үткәрү нәтиҗәләре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште. Шулай ук шәһәрнең белем бирү оешмалары арасында Worldskills компетенцияләре конкурсында 3 нче урынны яулады.

Чәршәмбе, 7 июль 2021, 17:30