Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәрнең барлык районнарында бәйрәм чаралары оештырыла.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм программасы «КАМАЗ», «Энергетик» мәдәният йортлары мәйданында 18:00 сәгатьтә, Боровецк чиркәве янында 17:00 сәгатьтә башлана.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге хезмәткәрләре «Идел буе халыклары уеннары белән танышу»дигән халык-уен программасын әзерләделәр. Чара 16:00 сәгатьтә башлана. «Ромашка на счастье» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасы М.Бибишев исемендәге паркта 16:00дә оештырылачак.

«Минем гаиләм» тематик программасы 16:00 сәгатьтә Кереселидзе бульварында башлана. Уен программасы Җиңү паркында 18:00 сәгатьтә, мастер-класслар, рәсемнәр конкурсы, гаять зур дженга һәм твистер кунакларны 15:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында көтә.

Бу көнне IT-парк түбәсендә 17:30 сәгатьтә урам музыка мәдәнияте фестивале узачак.

Сишәмбе, 6 июль 2021, 15:45