Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган балаларга һәм медицина оешмаларына иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга түләү буенча 1100 гариза кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез, яңа түләүләр әтисе яки әнисе генә булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә аларны нинди дә булса сәбәпләр аркасында алмый торган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек балаларга биреләчәк, йә андый гаиләләр мохтаҗ дип танылса яки алимент алганнан соң да шундый булып калса, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга биреләчәк.
Безнең республикада бер генә ата-анасы булган гаиләләргә түләү һәр балага 4 997,5 сум тәшкил итәчәк (Татарстан Республикасында бала яшәү минимумының - 9 995 сумның 50%ы ), ә йөкле хатын – кызга 5 311 сум (Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының – 10 622 сумның 50% ы).
Шунысын да онытмаска кирәк, түләүләр алу өчен гаилә кереме күләме мөһим шарт булып тора. Ул бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан артмаска тиеш – Татарстан буенча 9 955 сум, шулай ук кучмә һәм күчемсез милекне комплекслы бәяләү үткәреләчәк.
Пособие алу өчен гариза бирү тәләп ителә. Гариза бирүнең иң еш кулланыла торган ысулы - Дәүләт хезмәтләре порталы аша.
Электрон гариза бирү клиент хезмәтенә баруны чикләми, әгәр шәхси кабинетка документлар бирү кирәклеге турында хәбәр килсә, 5 эш көне эчендә күрсәтелгән документларны тапшырырга кирәк. Әгәр мондый хәбәр килмәсә, фондка бару зарурлыгы юк.
«Республика буенча кабул ителгән 11 мең гаризалар арасында хаталылары күп. Гаризалар бирү өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша профильдәге шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гаризаларны төгәл тутырыгыз. Мәгълүматларны документлар буенча языгыз. Счет реквизитларын тутыруга аерым игътибар бирегез. Счет гамәлдә һәм гариза тутыручыныкы, пластик карталардан файдаланган очракта, карта “Мир” түләү системасыныкы булырга тиеш.Ашыкмагыз. Пособие гариза биргән көннән исәпләнми, гариза тапшырылган ай өчен тулысынча түләнә, июль ахырына кадәр әле шактый вакыт бар», - дип чакыра Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 6 июль 2021, 15:35