Сишәмбе, 13 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Ефәк юлы"ның йомгаклау махсус участогы икенче спорт көненең трекын кабатлады. Дмитрий Сотниковның белорус пилоты Сергей Вязовичтан 6 минутка өстенлеге, Россия экипажына узышның төп моментында уңайлы темпны сакларга мөмкинлек бирде.

КАМАЗ-435091 индекслы К5 гаиләсенең яңа йөк машинасы – "Ефәк юлы" раллиенда беренче, ә "Дакар" ралли-марафонында җиңүгә Сотников тагын бер трофей өстәде. Дмитрий өчен бу уңыш карьерасында  өченче, аның штурманы Руслан Әхмәдиев өчен – икенче, ә механик Илгиз Әхмәтҗановка – беренче. Шулай ук призерлар өчлегенә Антон Шибалов экипажы да керде.

"Без команданың тырышлыгын аклый алдык. Берничә ай дәвамында барыбыз да бик тырышып эшләдек, көндез дә, төнлә дә. Шуңа күрә бу җиңү - бөтен команда, барлык җанатарлар, машина төзергә ярдәм итүчеләр өчен. К5 буынының яңа спорт йөк машинасы-"КАМАЗ-мастер"өчен алга китеш. Узыш барышында бер генә техник проблема да тумады", - дип 501 нче экипаж пилоты Дмитрий Сотников сүзләрен команданың рәсми сайты китерә. 

Сишәмбе, 6 июль 2021, 13:29