Тантаналы ачылышта шәһәр Советы депутатлары Таһир Сөнгатуллин, Венера Туктарова, Ася Кислова, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Елена Шуралева катнашты.
«Бу эш - сезнең йөрәк, сезнең куллар, сезнең теләк, сезнең күңел. Без алга таба барачакбыз, тукталмаячакбыз, планнарыбыз бар, теләкләребез бар, масштабларыбыз бар, һәм, һичшиксез, янәшәбездә ярдәм кулы сузучы кешеләр булачак», – диде сәламләү сүзендә Елена Шуралева.
Үзәк эшчәнлегенең төп максаты-авыр менталь тайпылышлары булган балаларга коррекция-тернәкләндерү-педагогик ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру. Үзәк карамагындагылар арасында аутистик, үз –үзеңне тоту спектрлары бозылулары, авыр менталь тайпылышлары, Даун синдромы, психик үсеш тоткарлануы булган балалар бар.
«Чудо-дети» үзәгенә
илнең төрле почмакларыннан балалар килә. Күптән түгел дәвалау курсын якын чит
илләрдән, АКШ һәм Малайзиядән килгән балалар алды.
Социаль кунакханәдә төзекләндерү узган елның декабреннән башланды. Хәзер кунакханә чит шәһәрләрдән килгән өч гаиләне кабул итәргә әзер.
«Безнең балалар үзләренә аерым игътибар таләп итә. Социаль кунакханәне
әзерләгәндә без читтән килүчеләр үзләрен өйдәге кебек хис итсен, җылы һәм
уңайлы булсын дип тырыштык. Кунакханәдә өч бүлмә: ваниль, шоколад һәм лайм. Һәр
бүлмәнең үз кухнясы, суыткычы, шкафы, караваты, телевизоры бар. Санузеллар, кер
бүлмәләре барлык санитар таләпләрне исәпкә алып төзелде», – дип сөйләде
кунакханә буйлап экскурсия вакытында «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәгенең
башкаручы директоры Ася Кислова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 6 июль 2021, 09:27