Бүген Омскида "Ефәк юлы" халыкара раллиена старт бирү тантанасы узачак. Ун көнлек ярышларга "КАМАЗ-мастер" командасының җиде спорт экипажы, шулай ук ассистанс автомобильләре юл тотты.
Быел шәһәр, республика, ил данын К5 төркеменә кергән КАМАЗ-435091 яңа спорт йөк машинасы яклаячак. Яр Чаллыдан килгән яңа йөк машинасы өчен "Ефәк юлы" раллие беренче сынау булачак. Техник инспекция контролен Дмитрий Сотников автомобиле, калган "КАМАЗ-мастер" машиналары кебек үк, уңышлы узды.
"Ефәк юлы" раллиеның йөк зачетында "КАМАЗ-мастер" дан йөк зачетында гамәлдәге җиңүчесе Антон Шибалов, шулай ук Андрей Каргинов, Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Дмитрий Сотников, Богдан Кәримов һәм Сергей Куприянов экипажлары катнашачак дип хәбәр ителә команда сайтында.
"Алда "Ефәк юлы" раллиеның барлык категорияләрендә узачак мавыктыргыч ярышлар 10 көн дәвамында бар. Реконессанс командасы ярыш маршрутын, спорт күзлегеннән караганда, уңышлы төзегән. Мин бу катлаулы елда безнең ярышларга кушылган командаларга рәхмәтле. Барыгызга да уңышлар һәм онытылмас тәэсирләр телим", - диде "Ефәк юлы" җитәкчесе Владимир Чагин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 14:19