Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аномаль эссе җәй булуга карамастан, Яр Чаллыда төзелеш темплары югары дәрәҗәдә тора: программа буенча, Яр Чаллыдагы йортларны капиталь ремонтлауның яртысыннан артыгы тәмамланган.

Бүгенге көндә Яр Чаллыда 169 920 кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Төзелеш стадиясендә - уртача әзерлектә булган 3 торак йорт һәм югары әзерлектә 12 торак йорт.

Моннан тыш, аномаль эссе һава торышына карамастан, ике мәктәп тиз темплар белән торгызыла.

«Адымнар» проекты буенча төзелә торган 59 нчы номерлы Гимназия 85% ка әзер инде. Биредә күп эшләр башкарылган инде: электр, су, җылылык белән тәэмин итү, канализация системалары, элемтә һәм вентиляция челтәрләре урнаштырылган. Хәзер тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру бара. Мәктәп агымдагы елның 1 сентябрендә ачылачак. Эшләрнең төнлә дә, графиктан алда алып барылуынн билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

«Замелекесье» районының 25 микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дә полилингваль гимназиядән калышмый: биредә эшләр 75% ка башкарылган. Хәзерге вакытта эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, фасад урнаштыру, бизәкләү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Шулай ук Яр Чаллыда универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше дәвам итә. 43 нче урта мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыгында эшләр яртылаш башкарылган инде. Хәзер төзүчеләр объектка ясалма газон урнаштыралар. 78 нче номерлы Пушкин пролицее территориясендә эшләр тиздән тәмамланачак.

Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 13:58